Социаль челтәрләрдә балалар бакчасында тәрбияче баланы кыйнаган дигән мәгълүмат таралды.
Кама Тамагы балалар бакчасында булган бу вакыйга турындагы видеоязма социаль челтәрләрдә чыкты. Видеода хатын-кызның сабыйның битенә берничә тапкыр бәрүе күренә. Видео авторы агрессиянең сәбәбе нәрсә булганына ачыклык кертмәгән.
«Түбән Кама шәһәр прокуратурасы Кама Аланындагы балалар бакчасында баланы кыйнаулары турында мәгълүматны тикшерә», - дип ачыклык кертте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев