Саба районында фаҗига булган
Кеше һәм закон

Саба районында фаҗига булган

Күрше Саба районында коточкыч фаҗига булган, тулырак язмада.

Татарстанның Саба районы Пүкәл авылында коточкыч фаҗига булган: 18 яшьлек уллары әти-әниләрен суйган, аннары туган йортына ут төрткән.

Билгеле булганча, әти кеше шунда ук үлгән, ә әнисе хәзерге вакытта реанимациядә авыр хәлдә. Егет үз-үзенә кул салырга тырышып караган, ләкин барып чыкмаган: аны шулай ук хастаханәдә. Аларның тормышы өчен табиблар көрәшә.

Авылдагы күршеләре сүзләренә караганда, гаилә һәрвакыт яхшы һәм тату яшәгән. Хәзерге вакытта фаҗига детальләре ачыклана.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


җинаять криминал

Нет комментариев