Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хезмәткә - 90

«Хезмәт» (Азьлане») –атна саен рухи азык өләшә

Зур рәхмәт һәрбарчагызга да «Хезмәт»тән аерылмый яшәвегез өчен!

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын! Әлеге өндәмә астында дөнья күрүче газетабыз, девизына тугры калып, район тормышын төрле яклап яктыртырга тырышу белән беррәттән язылучыларыбызга рухи азык өләшә, күңел күтәренкелеге бирә.

Быел үзенең 90 еллыгын каршылаучы «Хезмәт» газетасы 3188 данә тираж белән район халкына таратыла. Ә удмурт теленә тәрҗемә ителүче «Азьлане» газетасының тиражы – 637 данә. Газетабызга дигән язмалар редакциябездә версткага салынып, интернет аша «Идел-Пресс» полиграфия нәшриятында басыла, редакция тарафыннан райондагы почта бүлегенә кайтарыла. Һәр яңа сан бистәгә, авылларга озатыла, альтернатив рәвештә сәүдә нокталарында да сатыла. Редакциябездән ерак түгел генә яшәүчеләр газетага редакциядә генә языла да, чыгарылыш саен үзләре килеп ала. Почта хезмәте белән артык зур аңлашылмаучанлыклар килеп туганы юк, булганы вакытында-урында ук хәл ителә. «Хезмәт» газетасының сайты http://baltaci.ru/ да уңышлы эшләп килә, сайтка керүчеләрнең уртача саны аена 30 мең, тәүлегенә 1722 тирәсе. Биредә аена 550-560 тирәсе язма урнаштырыла. Социаль челтәрләргә теркәлгән укучыларыбыз саны 49 меңнән арта. Социаль челтәрләр дигәннән, алар бездә бик күп. Мәсәлән, ВК «Хезмәт» – Балтач район газетасы, бирегә 9067 кеше теркәлгән, ВК «Балтаси «Хезмәт» – 7243, ВК «Балтаси – Балтач эшмәкәрләре» – 706, ВК «Балтаси-Балторыбаловство» – 175, ВК «Балтаси-Райондашларыбыз (балтачлылар) иҗаты» – 738, ВК «Балтаси Хезмәт белдерүләре» – 1452, TV «Балтаси Хезмәт» – 168, ОК «Балтаси Хезмәт Балтач район газетасы» – 3030 (241 язылучы), фейсбук «Балтаси Хезмәт Балтач» – 2996 (442 язылучы), инстаграммда 19,8 мең, «Балтаси «Хезмәт» дигәнендә 5980 кеше теркәлгән, ютуб каналында 812 кеше карый, яндекс Дзенда 214 язылучыбыз, 132 аудиториябез бар. «Тик-Ток»та 167 укучыбыз бар. Әлеге аудитория укучылары өчен көн саен 5, 15, 20 материал урнаштырыла, ул редакция хезмәткәрләренең уртак хезмәте, журна-листларның язмалары башка бик күп сайтларда, социаль челтәрләрдә дә дөнья күрә, кайчакта көненә бер генә түгел, берничә материал «Хезмәт» сайтыннан алып куела, ссылкага игътибар иткән укучы күпчелек язманың «Хезмәт» газетасы журналистларының хезмәте икәнлеген күрә торгандыр. Иҗат коллективы һәрьяклап та махсуслашырга тырыша, газетаны яшәтү, сайтны, социаль челтәрләрне үстерү юнәлешендә эшли. Интернет заманында да тиражыбызның шушылай тотрыклы саклануында район почта хезмәтенең, уңган хат ташучыларыбызның һәм «Татмедиа»ның тырышлыгы, аеруча да сез, яраткан язылучыларыбызның күңел халәте ярылып ята. Зур рәхмәт һәрбарчагызга да «Хезмәт»тән аерылмый яшәвегез өчен! Илләр-көннәр имин булсын, ныклы сәламәтлек белән бергә-бергә иҗат итәргә, район тормышын даими яктыртып барырга, газетабызны яшәтергә, сайтыбызны, социаль челтәрләребезне үстерергә язсын!

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев