Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Хезмәт"кә язылыгыз

“Ә менә безнең ишегалдында...” конкурсы җиңүчеләре билгеле (+фото, видео)

Республика этабында балтач данын кемнәр яклар?

“ТАТМЕДИА” җәмгыяте йорт яны территорияләрен Яңа елга бизәү буенча конкурс игълан иткән иде. Конкурсның район этабы тәмам, алда республика күләмендә иң-иңнәрне ачыклау көтә.

Конкурска барлыгы 9 эш килгән иде. Киеренке көрәштә Куныр авылыннан Гөлнара һәм Илдар Әшрәфҗановлар җиңү яулады..

Алар республика этабында Балтач данын яклаячак. Уңышлар телибез аларга.

10-13 гыйнварда tatar-inform.ru һәм tatar-inform.tatar сайтларында республика тавыш бирү этабы башлана. 14 гыйнварда тавышларның суммар санын исәпләп, конкурсның җиңүчеләре билгеләнә.

Ишегалларын иң яхшы бизәү конкурсының республика этабында җиңүчеләргә «ТАТМЕДИА» АҖнең I, II һәм III дәрәҗә дипломнары, шулай ук «ТАТМЕДИА» АҖ символикасы төшерелгән истәлекле сувенирлар тапшырыла.

Җиңүчеләрнең исемлеге 14 гыйнварда «ТАТМЕДИА» АҖнең рәсми сайтында һәм «ТАТМЕДИА» АҖ массакүләм мәгълүмат чараларында игълан ителәчәк. 

Конкурсның үткәрү вакытлары: 2022 елның 23 декабреннән 2023 елның 13 гыйнварына кадәр

Оештыручы: “ТАТМЕДИА” җәмгыяте

Реклама

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс