Юллар ябылган сәгатьләрдә Нариман урамында ике яклы хәрәкәт булачак
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уздыру сәбәпле, Балтач бистәсендә транспортның барлык төрләре хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.
8 май көнне 13.00 сәгать — 9 май 0.00 сәгатьләрдә, Балтач шәһәр тибындагы торак пунктның түбәндәге урамнары ябылачак:
- Ленин урамыннан Һ.Такташ урамы киселешенә кадәр;
- Х. Такташ урамыннан К. Нәҗми урамы киселешенә кадәр;
- Ленин урамыннан һәм Мәктәп урамы киселешенә кадәр;
- Ленин урамыннан һәм Совет урамы киселешенә кадәр.
9 май көнне 7.00 сәгатьтән — 13.00 сәгатьләрдә:
- Косманавтлар урамы һәм Ленин урамнары киселеше.
Юллар ябылган сәгатьләрдә Нариман урамында ике яклы хәрәкәт булачак. Игътибарлы булуыгыз сорала.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев