Балтачлылар иллегә якын мич-блиндаж ясап, фронт сызыгына озатты (+фото)
Көн темасы

Балтачлылар иллегә якын мич-блиндаж ясап, фронт сызыгына озатты (+фото)

Балтач халкы махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә ярдәм итүдә үз өлешен кертәләр.

Районыбыз халкы бердәм булып махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә гел ярдәм итеп тора. Балтачлылар азык-төлек, кием-салым, дару  белән беррәттән шәхси әйберләрен саклар өчен агач тартмалар, кышкы салкыннарда хәрбиләр туңмасын дип иллегә якын буржуйка ясап, фронт сызыгына озатты.

- Мич-блиндажны палаткалар җылыту өчен кулланырга мөмкин, шул ук вакытта аның өслегендә ризык та пешереп була, - ди егетләр.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Мич-блиндаж

Нет комментариев