Балтачта бүген кабат мобилизацияләнүчеләрне озаттылар (фото, видео)
Көн темасы

Балтачта бүген кабат мобилизацияләнүчеләрне озаттылар (фото, видео)

Исән-сау әйләнеп кайтыгыз егетләр!

Балтачта бүген кабат мобилизацияләнүчеләрне озаттылар. Алар өлешчә мобилизация кысаларында өстәмә хәрби әзерлек узарга киттеләр.

Озатучылр арасында егетләрнең якыннары, әти-әниләре, тормыш иптәшләре, балалары бар иде. Балтачтан Әлфия ханым энесен озатырга килгән иде.

-  Исән-сау гына булсыннар инде. Тизрәк күрешүләр насыйп булсын,– диде ул.

Саубуллашулар никадәр генә авыр булса да, сер бирмәде егетләр.

 - Тиздән кайтырбыз, безне көтегез! - дип саубуллашты алар.

Балтач муниципаль районы башлыгы  Рамил Нотфуллин, хәрби комиссар Васил Вәлиев та егетләргә хәер-фатихаларын бирделәр.

 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев