Балтачта игелек үзәге ачылды
Үзәк районның барлык волонтерларын берләштерәчәк
Балтачта «Факел» клубы базасында «Игелек.Үзәге» (Добро.Центр) ачылды.
Әлеге үзәк районның барлык волонтерларын берләштерәчәк.
Үзәккә үз проектлары һәм ярдәм сорап, ярдәмгә мохтаҗлар да, активистлар да мөрәҗәгать итә алачак.
Яңа үзәкне ачу тантанасында Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы, «Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмат-ресурс үзәге » коммерцияле булмаган автоном оешмасының башкарма директоры урынбасары, Территорияләр белән эшләү секторы мөдире Ганиева Гүзәл Рәфыйк кызы, ️ «Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмат-ресурс үзәге» АНО территорияләр белән эшләү секторының өлкән белгече Сәитов Тимур Рамил улы катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев