Улларын, тормыш иптәшләрен хәрби хезмәткә озаткан һәр гаиләгә олы сабырлыклар телибез!
Өлешчә мобилизация районыбызның һәр гаиләсе тормышына үз эзен сала. Беренче чакырылыш кысаларында ук бер гаиләдән берничә туган бергә хәрби укуларга китү күренешләре булды. Менә бүген исә Балтач бистәсендә яшәүче Мәгъфирә апа Әсхадуллина лачындай өч игезәк улларының икесен хәрби укуларга озатты.
Улларын, тормыш иптәшләрен хәрби хезмәткә озаткан һәр гаиләгә олы сабырлыклар белән ил иминлеге сагына киткән якыннарын исән-сау каршы алырга, хәерле исәнлектә күрешергә насыйп булсын.
Гөлйөзем Маннапова
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев