Рамил Нотфуллин: "Барлык максатларыгыз тормышка ашсын, бәхетле, сәламәт булыгыз!"
Көн темасы

Рамил Нотфуллин: "Барлык максатларыгыз тормышка ашсын, бәхетле, сәламәт булыгыз!"

1 Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!

Яз һәм Хезмәт бәйрәме яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символы булып тора. Хезмәткә көч-рух уята, яшәү дәртен арттыра. Җылы яз көннәре барлык райондашларыбыз күңелендә бары тик якты хатирәләр генә уятсын.  

Барлык гаиләләргә иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык, якыннарыгызга исәнлек-саулык телим. Май бәйрәме көннәрен тыныч күңел белән үткәрик, игелекле гамәлләребез белән башкаларны сөендерик. Барлык максатларыгыз тормышка ашсын, бәхетле, сәламәт булыгыз!

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев