Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегендә яңа җитәкче
Көн темасы

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегендә яңа җитәкче

Полиция подполковнигы Фәнис Газизуллин эчке эшләр органнарында 1994 елдан бирле хезмәт итә

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Бүлек белән хәзер Фәнис Газизуллин җитәкчелек итә.

Полиция подполковнигы Фәнис Газизуллин эчке эшләр органнарында 1994 елдан бирле хезмәт итә. Аның һөнәри эшчәнлеге Балтач районы белән бәйле, ул биредә төрле елларда җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә һәм участок уполномоченныйлары хезмәтендә эшләде.

Фәнис Фәритович бу кәнәфине биләгәнче Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге полиция башлыгы – бүлек башлыгы урынбасары вазифасын башкарды

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Фәнис Газизуллин

Нет комментариев