Көн темасы

Салавыч авылында программа буенча 10 бер этажлы йорттан торган комплекс төзелә

Шулай ук, Балтач бистәсендә дә шушындый 10 йорттан торган комплекс калкып чыгачак

Балтач районында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында масштаблы төзелеш эшләре башланып китте.

Салавыч авылында программа буенча 10 бер этажлы йорттан торган комплекс төзелә. Йортлар, нигездә, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә биреләчәк. Биредә төзелеш эшләре бүгеннән үк тулы куәтенә бара.

Шулай ук, Балтач бистәсендә дә шушындый 10 йорттан торган комплекс калкып чыгачак. Бу – районыбыз оешмаларында эшләүчеләрне, яшь белгечләрне, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрне торак белән тәэмин итүдә зур адым.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


йорт

Нет комментариев