Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

8 март сезнең өчен нинди бәйрәм? (сораштыру)

– Календарьда бәйрәмнәр күп булса да, алар арасыннан иң көтеп алган бәйрәм бу.

Фидаил ХӘЙРУЛЛИН – Карадуган авылы:

– Календарьда бәйрәмнәр күп булса да, алар арасыннан иң көтеп алган бәйрәм бу. Ни генә дисәң дә, гомер буе бәйрәм иткән 8 март бит инде ул! Хөрмәтле хатын-кызларыбызга бераз гына булса да кадер-хөрмәт күрсәтү, матур сүзләр әйтү, чәчәкләр бүләк итү өчен менә дигән форсат бу көн. Тормыш куа-куа еш кына безнең хисләнергә вакыт та калмый, ә бу көнне ихтыяри-мәҗбүри дигәндәй, барысын котлыйсың, куандырасың... Мең шөкер, бу көнне котлардай якын кешеләрем күп: әнием Оркыя исән-сау, җәмәгатем Наҗия, өч сеңлем, өч кызым бар. Оныкчыкларымның да берсе кыз бала – Зилия... Мин аларның барчасына,шушы сүзләрне укучы барлык хатын-кызларга хәерле гомерләр, матур тормышлар телим. Ирләр, уллар канаты астында сакланган-якланган булып яшәсеннәр!

Раушан ФӘРЗИЕВ – Салавыч авылы:

– 8 март – минем өчен бик әһәмиятле бәйрәм. Ул ир-егетләргә – Әниләрне, тормыш иптәшләребезне, хатын-кызларны, сеңел - апаларыбызны хөрмәтләү, үзебезнең аларга булган игътибарыбызны күрсәтү өчен бик кирәк. Без яшь чакта Әниләр бәйрәме дигән төшенчә юк иде. Шушы «8 март – Халыкара хатын-кызлар көне»ндә барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлый идек. Тарихын да беләм, шушы көндә АКШта хатын-кызлар Клара Цеткин җитәкчелегендә үз хокукларын яклап, демонстрациягә чыгалар.

Әмир ЗӘЙНУЛЛИН – Сосна авылы:

– Янәшәбездә хатын-кызлар булмаса, тормыш шулкадәр күңелсез, нурсыз булыр иде. Авырлык килсә, безгә ярдәмгә иң элек әниләр килә, гаилә коргач, яраткан хатыннарыбыз иңнәрен куя, гомерләре буе безне кайгыртып, гаилә учагын саклап, җылытып яши; кыз туганнарыбыз, кызларыбыз тормышыбызга үзгә бер матурлык өсти... Алар булганга гына өйләребез нурлы, табыннарыбыз сыйлы, тормышыбыз көйле. Менә шушы бәхетнең кадерен белик, аларны кадерли белик. Хөрмәтле хатын-кызларыбызны 8 март бәйрәме белән котлап, һәркемгә мәгълүм шигырь юлларын бераз үзгәртеп:

“Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул

Яшьнәү-күкрәүләргә тиң гомер.

Бу дөньяга сез килгәнсез икән,

Юкка түгел, юкка түгелдер”, – диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 март