Балтач авылында яшәүче сөекле әниебез ФӘҺИМӘ ГАБДЕЛХӘЙ кызы ГАЛИМОВАның 31 июльдә 55 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, олы җанлы зат юктыр. Син булмасаң, без оясыз кош, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә-сүрелмичә, без - балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез. Барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, балаларым дип өзелеп яшәгәнең өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, оныкларың, туганнарың.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев