Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллинның райондашларны Ураза гаете һәм Сабантуй бәйрәмнәре белән котлавы

Хөрмәтле райондашларыбыз! Ерак араларны якын итеп,туган якны сагынып кайткан кадерле кунаклар! Сезне, район башкарма комитеты, район Советы исеменнән Ураза гаете һәм милли бәйрәмебез – Сабантуйлары белән котларга рөхсәт итегез.

15 нче июнь – мөселманнар өчен изге,кадерле көн.Ураза гаете кешеләрне күркәм гамәлләргә,игелек кылырга,башка дин вакилләрен һәм бер-берсен ихтирам итәргә чакыра.Без һәрберебез дә республикабызда,җирлегебездәмилләтләр һәм гражданнар,төрле диннәр һәм төрле халыклар арасында татулыкны,хезмәттәшлекне,бердәмлекнесаклап яшәргә һәм моның белән горурланырга тиеш. Изге бәйрәмебез барлык мөселманнар,башка дин тотучы якташларыбыз тормышына ямь өстәп,һәр йортка,һәр гаиләгә шатлык-куанычлар китерсен!

Балтачның иң зур горурлыгы – аның уңган,бердәм,кирәк булганда  җиң сызганып эшли,вакытын белеп матур ял да оештыра белә торган кешеләре.Күктән нидер төшәсен көтеп тормыйча үз язмышын,үз тормышын көйле итеп алып барырга тиешлеген бар тирәнлеге белән аңлап эш итүче тырыш халык яши бездә.Нинди генә хезмәттә,нинди генә яшьтә булсалар да, халкыбыз туган төбәгебезнең изге җиренә баш ия,аны һәрчак иркен, ямьле,данлы итеп күрергә тели.Җәмгыять нинди генә сәяси кыйблаларга атласа да,төрле үзгәрешләр кичерсә дә,яшәешнең нигезе хезмәт булып кала.

Якын көннәрдә туган төбәгебездә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуен уздырырга җыенабыз.Борынгы заманнардан ук язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак үткәрелүче әлеге милли бәйрәм ел саен көтеп алына торган шатлыклы вакыйга.Ел саен әлеге бәйрәмдә язгы кыр эшләренә йомгак ясыйбыз,мәйдан түренә иң элек кыр батырларын,алдынгыларыбызны чакырып зурлыйбыз,рәхмәтләребезне  җиткерәбез.

Районыбызны авыл хуҗалыгы яшәтә,ә мактаулы хезмәт ияләре – игенчеләр һәм терлекчеләр бар кешелекне туендыра,табыннарыбызны сый-хөрмәтле итә.Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кебек озын гомерле һөнәр ияләре юк, аларның хезмәте кешелекнең үзе кебек мәңгелек.

Быелгы яз шактый сынаулы булды,шуңа да карамастан,районыбыз игенчеләре язгы чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыктылар.Басу-кырларда кара көзгә кадәр хезмәт тынып тормаячак,елыбызны мул икмәкле,мул сөтле һәм итле итеп тәмамлар өчен никадәр тырышлык кирәк икәнен игенче һәм терлекче үзе генә бар үзәге белән аңлый ала. Шушы фидакарьлекне һәм тырышлыкның күркәм символы булып торган,халкыбызның бай рухи мирасын,үзенчәлекле гореф-гадәтләрен чагылдырган Сабантуйларын күтәренке рухта,яхшы кәеф белән,данлы Балтач төбәге һәм аның данлы хезмәтсөяр халкы белән горурланып бердәм булып бәйрәм итәрбез дип ышанам. Барыгызны да Сабантуй бәйрәмнәре белән котлап, чын куңелдән бәхет,сәламәтлек,гаилә иминлеге, барлык башлангычларыгызда да уңышлар телим.Йортларыгызда һәрчак тынычлык һәм муллык булсын!Сабантуе күңелләрне шатлык нурына күмсен, хезмәт җиңүләренә рухландырсын,йөрәкләргә яшәү дәрте өстәсен иде.


Бәйрәм белән,Сезне, хөрмәтле райондашлар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм котлавы