Котлыйбыз

Бүген ГӨЛНУР ХАШИМ кызы ГАЛИУЛЛИНАның 50 яшьлек күркәм юбилее

Балтач авылында яшәүче хезмәттәшебез ГӨЛНУР ХАШИМ кызы ГАЛИУЛЛИНАга 6 сентябрьдә 50 яшь тулды.

Гөлнур Хашимовна озак еллар «Зиләйлә» кафесы мөдире булып эшләү дәверендә коллективта хатын-кызга гына хас йомшаклыгы, игътибарлылыгы, таләпчәнлеге, төпле киңәшче булуы белән үзенә карата зур ихтирамга ия булган шәхес.

Хөрмәтле юбилярыбызны котлап, аңа шатлык-куанычлы көннәр, күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, гаиләсендә тигезлек, балалар рәхәтендә оныкларга куанып, хәерле озын гомер кичерүен телибез.

Күңелең синең бик нечкә,
Син - табигать баласы.
Дөрес итеп яшәр өчен
Синнән үрнәк аласы.
Һаман шулай бәхетле бул,
Үрнәк әни, тугры хатын.
Хак Тәгалә саклап йөртсен
Синең кебек гүзәл затын.

Иң изге теләкләр белән Галиуллин И.Г. ширкәте коллективы.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев