Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бәйрәмгә изге теләк

10 ноябрьдә илебез күләмендә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Сезнең хезмәтегез канунлылык һәм тәртипне, кеше хокукларын саклауга, тормыш иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән. Райондагы социаль һәм икътисади тотрыклык, тынычлык һәм гражданнарның ышанычы күп яктан сезнең тынгысыз хезмәтегездән тора. «Канунга хезмәт итеп - халыкка хезмәт итәм» лозунгы сезнең һәркайсыгыз өчен нигез булып торыр һәм хезмәтегезне намуслы, гадел алып барырга ярдәм итәр.

Хөрмәтле район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итеп, зур рәхмәт сүзләре җиткерәм. Намуслы һәм ару-талуны белмәс хезмәтегез, үз эшегезне үтәгәндә күрсәткән җаваплылыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Эшегездә зурдан-зур уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын. Үзегезгә дә, гаиләләрегезгә дә ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш һәм бәхет телим. Бәйрәм белән!

Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция көне милиция көне