Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Эльвирага – йомшак юрган!

Зур һәм күркәм юрган Эльвирага җан җылысы, тормыш рәхәтлеге бүләк итсен...

“Татмедиа” нәшер иткән газета-журналларга иң күп язылучылар арасында Көшкәтбаштан Эльвира Нәкыйпова да бар дип язган идек инде. Җомга көнне Эльвира редакциягә абыйсы белән килеп, бүләккә ия булды. Зур һәм күркәм юрган Эльвирага җан җылысы, тормыш рәхәтлеге бүләк итсен.

Эльвира райондашларга бик таныш. Районда нинди генә чара узмасын, спортмы, мәдәниятме, һәммәсендә дә Эльвираны күрәбез, чаңгыда йөрүенә,  йөгерешләрдә катнашуына, концертларга баруына сокланабыз. Эльвирага кайда-нәрсә буласын әйтеп торучы юктыр, анысы, райондагы мәгълүмат чыганаклары белән танышып баруы аны әнә шулай мәгълүматлы итә. Һәм актив укучыбыз әлеге бүләккә бик тә лаек. Сәламәт кеше өеннән чыгарга  иренеп яткан бервакытта Эльвира районда барган һәр чарага иң беренчеләрдән булып килеп баса.

­– Эльвира хәзерге вакыттагы Олимпиада уеннарын да калдырмыйча карый, бүген дә карый башлаганын карап бетермичә урыныннан да кузгалмады, ди абыйсы.

Эльвирага тормыш тагын да зур уңышлар бүләк итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге