Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Хезмәттәшебез ТӘНЗИЛӘ ХӘМЗӘ кызы НИГЪМӘТУЛЛИНАның күркәм гомер бәйрәме

Бүген - 15 октябрьдә хезмәттәшебез ТӘНЗИЛӘ ХӘМЗӘ кызы НИГЪМӘТУЛЛИНАның күркәм гомер бәйрәме.

Дөньяга килгән һәр кеше тормышка үз сүзен әйтергә тели. Кемдер үз сүзен газета аша, кемдер радио аркылы халыкка җиткерә. Ә Тәнзилә Хәмзә кызы укучылар күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияли.
Нигъмәтуллина Тәнзилә Хәмзә кызы югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ул КДУның филология факультетын тәмамлый. 1989 нчы елдан Балтач урта гомуми белем мәктәбендә озайтылган көн тәрбиячесе булып эшли башлый. 1990-1991 нче уку елында Көек башлангыч мәктәбендә укытучы. 1994 нче елдан Балтач урта мәктәбендә озайтылган көн тәрбиячесе. 2006 нчы елдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

2011 - 2012, 2013 - 2014, 2014 - 2015 нче уку елларында "Безнең иң яхшы укытучы" конкурсында грант иясе. 2014 нче 2015 нче, 2016 нчы, 2017 нче уку елларында татар теленнән республика олимпиадасына призёр әзерләгән өчен ТРның мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Холкы белән тыныч, эзләнүчән, максатчан хезмәттәшебезне бәйрәме белән котлыйбыз. Сәламәтлек, күтәренке кәеф, олы бәхет телибез. Тормыш юлыңда уңышлар, бәхет-шатлыклар озата барсын, шатлыгыңны чын күңелдән уртаклашырдай, авыр чакларда таянырдай, ярдәм кулы сузардай ышанычлы дусларың булсын!

Йөзеңдәге якты кояш
Нурын чәчсен гомер-гомергә,
Хыялларың белән мөмкинлегең
Юллар ярып барсын гел бергә!
Изге теләкләр белән Балтач урта мәктәбенең татар теле укытучылары
Гөлзидә Газизуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250