Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Хөрмәтле райондашлар! Спорт сөюче дуслар!

Җиһанда билгеләп үтелүче Физкультурачылар көне районыбыз өчен гади генә бәйрәм түгел, ул күпсанлы спорт сөючеләрне, шул исәптән яшь буынга физик тәрбия бирүче мөгаллимнәр һәм тренерларны берләштерүче, сәламәтлеккә, җитезлеккә, тапкырлыкка өнди торган мәгънәле һәм күркәм бәйрәм.

Балтачлылар әлеге бәйрәмне зурлап үткәрергә хаклы. Бөтенрәсәй күләмендә танылган көрәшчеләребез, һәрчак җиңү яулаучы волейболчы егетләребез, баскетболчы кызларыбыз, хәтта ветераннар арасында да бирешмәс хоккей командабыз бар. Физик мөмкинлекләре чикле иптәшләр дә спортны ярата, үз итә. Яшь буын арасында шашка-шахмат, теннис уеннарының нәтиҗәле үтүе куандыра. Тренерларның тырыш хезмәте, фидакарьлеге, үз эшләренең фанатлары булуы, спорт түгәрәкләренең максатчан эшчәнлеге республика, Рәсәйкүләм җиңүләргә этәрә. Һәрбарчагызның гаиләләренә исәнлек-саулык, тазалык-байлык теләп калам. Районыбыз спортын үстерүдә алга таба да уңышлар юлдаш булсын!

Рамил НОТФУЛЛИН, Балтач муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250