Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Алмаз Әхмәтгалиев: "Әбиемнең туган көне"

Оныкларың әйдәп эндәшә.  Синең шатлыгыңны бүлешә. 

КАЙТАЛАР 
( Әбигә)
Әнкәеңә син дә бала идең, 
Кочкансыңдыр таҗлы гөлләрен . 
Саклыйсыңдыр йөрәк түрләреңдә 
Истәлекләр итеп көлгәнен. 
Чәчләреңне тарап үргәнен. 

Шул чәчләрне сүтеп тараткандыр 
Шаян җилнең нәфис куллары . 
Чия битләреңне дә үпкәндер 
Таң атканда кояш нурлары . 
Урагандыр былбыл җырлары . 

Исеңдәме бишек җыры көйләп 
Кулларыңда улың чөйгәнең?! 
Төннәр буе әкиятләр сөйләп, 
Кызларыңны кочып сөйгәнең,
Сабыйларга кушылып көлгәнең?

Хәтереңдәме, йолдызларга таба 
Өч лачынны очырган төннәр;
Кулъяулыгың болгап офыкларга, 
Аккошларың озаткан көннәр? 
Бәгыреңдә ташыган күлләр. 

Күрәсеңме: әнә, тезелешеп , 
Кайта сиңа кошлар төркеме . 
"Әбием !" ­- дип канат кагулары 
Күңелеңә синең күркәмме?
Яшьлегеңнән килгән бер тәмме?

Кайта алар, кайта сиңа кабат, 
Кошлар моңы бүген янәшә. 
Нур балкыган күзләреңә карап , 
Оныкларың әйдәп эндәшә. 
Синең шатлыгыңны бүлешә. 

                                                                                                                                      Алмаз Әхмәтгалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: байрам