Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Онлайн котлау, кемнәргә?..

Бүген Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин җирле үзидарә органнары вәкилләрен видеоконференция форматында һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Рамил Рәшитович районның социаль-икътисади үсеш программаларын тормышка ашыруда актив катнашу һәм нәтиҗәле хезмәт өчен рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек, яңа казанышлар һәм әлеге җаваплы эштә уңышлар, иминлек, мөһим карарлар кабул итүдә зирәклек, барлык куелган максатларга ирешүне теләде.

Районның җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм  нәтиҗәле хезмәтләре өчен Балтач муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр:

1. Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы – Вафин Рәнис Борисович;
2. Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары – Закирова Фиалка Альбертовна;
3. Карадуган авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Миннебаева Фәйрүзә Фаязовна;
4. Балтач районы башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе – Сәгъдиев Илфат Нуруллович;
5.  Балтач районы башкарма комитетының оештыру-гомуми бүлеге җитәкчесе – Нургалиев Рамил Камилевич;
6.  Финанс – бюджет палатасының төп белгече – Фәйзрахманова Лилия Харисовна.
7. Балтач район Советы шоферы – Низамов Динар Дамирович.

Шулай ук җирле үзидарә көне уңаеннан һәм намуслы хезмәтләре өчен Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр:
1. Район  мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе – Фәтхетдинов Ильвир Мөбаракович
2. Башкарма комитетның икътисад һәм фаразлау бүлегенен баш белгече – Габдрахманова Гөлнар Раисовна
3. Район башкарма комитетының әйдәп баручы белгече –  Низамиева Ләйлә  Фаргатовна
4. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең белгече – Нуриева Айсылу Исрафиловна.
5. Район финанс-бюджет палатасының әйдәп баручы белгече – Бариева Зөлфия Мөдәрисовна.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: муниципаль хезмәткәрләр