Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Рамил Нотфуллин медицина хезмәткәрен котлый

Шәфкать ияләренә тәбрикләү сүзе

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре – районыбыз табиблары, шәфкать туташлары, авылларда эшләүче фельдшерларыбыз! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим.

Сәламәтлек сагында тору ул – гаять тә җаваплы хезмәт. Медицина хезмәткәренең һөнәри осталыгына кешелеклелек, рәхимлелек кебек сыйфатлар да хас. Сәламәтлекне бернинди байлык белән дә алыштырып булмый, ул бәхет чыганагы, бәрәкәтле гомернең кыйммәтле нигез ташы. Шуңа да, сезнең хезмәтегез кешелек дөньясы өчен һәрчак кирәкле һәм бик кадерле.

Ак халатлы шәфкать ияләре!

Район халкының сәламәтлеген саклауда сезгә зур өметләр баглыйбыз. Игелекле һәм җаваплы хезмәтегездә бетмәс көч, рух ныклыгы, саулык һәм күңел көрлеге, ныклы сәламәтлек телибез.

 

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм котлавы