СӘЙДӘШ  НУРМИЕВның 26 сентябрьдә күркәм юбилее
Котлыйбыз

СӘЙДӘШ НУРМИЕВның 26 сентябрьдә күркәм юбилее

Чепья авылында гомер кичерүче СӘЙДӘШ ТӘЛГАТЬ улы НУРМИЕВның 26 сентябрьдә күркәм юбилее.

Кадерле туганыбыз! Сине туган көнең, юбилеең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Сиңа кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, куанычлы көннәр, гаилә иминлеге телибез. Мул, имин тормышта, хәләл җефетең белән тигезлектә, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңның яраткан бабалары булып, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын!

Гомерләр бирелми кабаттан,
Яшәргә, яшьнәргә соң түгел!
Үтелгән юлларга бер бакчы -
Гомерең бакчасы чәчкә-гөл!

Рәхмәтле без сиңа шуңа да,
Син үрнәк булалдың кайда да -
Исемең - йөрәкнең түрендә,
Кадерле кеше син гомергә!

Иң изге теләкләр белән, сеңелләрең һәм аларның гаиләләре.
К. Грахов фотосы.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев