Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Тәбрикләү сүзе

Кадерле әниләр! Сезне иң җылы һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм.

Без үз тормышыбызны әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар дөньябызның яме, алар иң газиз, иң якын кешеләребез.
Һәр хатын-кыз үз гомерендә ана булырга омтыла. Баланы киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү – һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә.

Бу көнне күп балалы һәм тәрбиягә алган балаларны үстерүче аналар хөрмәткә аеруча лаек. Шулай ук абруйлы киңәшләре белән ярдәмгә килүче хөрмәтле әбиләребезгә, олыгаеп килүче әниләребезгә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Тормыш мәшәкатьләренә карамастан, кайгыртучан, назлы, сабыр аналар булып калуыгыз, саклый, ышана һәм кичерә белгәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, йортыгыз тынычлык, ямь, гармония белән тулы булсын, балаларыгыз җан тынычлыгы, наз, җылылык, кайгырту бүләк итсеннәр. Сезгә иминлек, ана бәхете, гаилә тигезлеге һәм сәламәтлек телим!

Рамил НОТФУЛЛИН,
Балтач муниципаль районы башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне