Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әтиебез Гайнуллин Айрат Габдулла улының күркәм юбилее

Ор авылында яшәүче кадерле әтиебез Айрат Габдулла улы Гайнуллин 18 сентябрь көнне үзенең юбилеен билгеләп үтә.

Меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине 50 яшь тулу уңае белән котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Кадерләп үстереп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез син. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була беләсең.

Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, әниебез Раушания белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!

Иң изге теләкләр белән кызың Сиринә, улың Марсель, киявең Илнар. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.
Марсель Гайнуллинн фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250