Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

«Үлемсез полк. Онлайн» акциясенә кушылыйк!

Хөрмәтле райондашлар! Илебез, республикабыз, районыбыз җирлегендә Бөек Җиӊүнеӊ 75 еллыгын каршылау өчен зур әзерлек эшләре алып барылды.

Әмма мәгълүм сәбәпләр аркасында тарихыбызда беренче тапкыр Бөек Җиӊүне үз көнендә парадлар, демонстрацияләр, митинглар белән уздыра алмаячакбыз. Соӊгы елларда бәйрәмнеӊ күрке булган «Үлемсез полк. Бессмертный полк» акциясе дә урамга чыга алмаячак. Әмма Җиӊү яулаган әби-бабайлар, әтиләр-әниләр, туганнар, абыйлар хәтер булып, бердәм булып, бер сафта, онлайн рәвештә парадка баса алачаклар. Районыбызда «Үлемсез полк. Онлайн» («Бессмертный полк. Онлайн») акциясенә кысаларында 75.baltasi.ru сайты булдырылды. Бу сайтка кереп, үзегезнеӊ сугышта катнашкан якыннарыгыз фотоларын урнаштыру сорала. «Хезмәт» (Азълане») газетасы бу акциядә мәгълүмати партнер буларак катнаша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлемсез полк