Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтач йолдызчыклары «Йолдызлык» фестиваленең зона турында уңышлы чыгыш ясады

Йолдызларыбызны котлыйбыз һәм остазларыбызга рәхмәт белдерәбез

Узган атнада Биектау районында «Созвездие-Йолдызлык» фестивальнең зона туры гөрләде.

Фестивальдә Кукмара, Саба, Арча, Әтнә, Теләче, Биектау һәм Балтач районнары йолдызлары катнашты.

Балтач йолдызчыклары «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона турында уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

Конферанс номинациясендә Алина Әхмадуллина, Әмир Исрафилов, вокал буенча Зәринә Хәбибуллина, Әдилә Фәйзрахманова, Зәлия Әубәкирова һәм «Восторг» бию коллективы беренче урынга лаек булдылар.

«Язнур» вокаль ансамбле, нәфис сүз осталары Сәфинә Гарифуллина, Дәлия Камалова, Камил Яппаров, Мурат Гафиуллин белән Энҗе Галимуллина икенче урын яуласа, «ЭРА» бию коллективы өченче булды.

«Веселушки» бию коллективы, җырчы сандугачыбыз Айсылу Кәримова, нәни нәфис сүз осталары Зәлинә Закирова һәм Инзил Закиров фестивальнең махсус призыга лаек булдылар. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Созвездие - Йолдызлык"