Билан сәхнәдә? Исерек?...
Мәдәният

Билан сәхнәдә? Исерек?...

Җырчы, берничә республиканың атказаган артисты Дима Билан Самарада адәм көлкесенә калган.

Ул анда исереп концерт биргән. Бу хакта социаль челтәрләрдә самаралылар бик катгый постлар язды, Биланны сүктеләр.Һәм менә җырчы айныган. Һәм Самара халыкыннан гафу үтенгән. Күптән эчкәнем юк иде, дозаны арттырып җибәргәнмен, дигән ул. Һәм шәһәрдә бушка концерт бирергә вәгъдә иткән. Моннан тыш, Билан урындагы дәваханәгә балаларны дәвалау аппараты, шәһәргә балалар мәйданчыгы бүләк итәчәк.

Әйткәндәй, наркологлар аны сәхнәдә күреп, спиртлы эчемлек куллануына шикләнә. Бу психотроп матдә булырга тиеш, ди алар.

Ни генә булмасын, Биланның гаебен тануы мактауга лаек, дип яза Кызыл таң.

Фото: samara.kp.ru

Кызыл таң

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Дима Билан

Нет комментариев