Чапшарда агач утырканнар. Кемнәр? (фоторепортаж)
Мәдәният

Чапшарда агач утырканнар. Кемнәр? (фоторепортаж)

Чапшар балалары клуб мөдире Гүзәлия Вәлиева җитәкчелегендә агач утыртканнар.

Экология елы һәм урман атналыгы унаеннан, Чапшар авылының тарихи урыны булган Мари зиратының ишелә башлаган яр итәгенә агачлар утыртканнар.

- Мондый эшләргә балаларны ешрак тартырга тырышам, чөнки табигатькә сакчыл караш нәкъ тә менә шушыннан башлана. Моңарчы экскурсияләргә бара идек, ял походлары оештырдык, чираттагы сәяхәтебезне игелек кылуга багышладык.
Әйтергә кирәк, әлеге күмәк эш нәтиҗәсез узмады. Балалар табигатьне саклау, аңа зыян китермәү өчен ниләр эшләргә кирәклеген үз мисалларында раслады, - ди Гүзәлия Вәлиева.
Гүзәлия Вәлиева фотолары

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев