Кичә җырчы Ришат Төхвәтуллин Баулыга барган вакытта күңелсез хәлгә юлыккан.
Бу хакта ул инстаграмда хәбәр итте.
«Чак әйләнмәдек туры юлда. Баулыга килгәндә баткакта чокырга шуып төшеп китә яздым!» – дигән ул. Сазлыктан чыгарга аңа КаМАЗ машинасы йөртүче ярдәм иткән. «Алла саклады, төшеп китмәдек. Рәхмәт ХОДАЙГА», дигән ул, чокырга төшмәүләренә куанып.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев