Һәркемнең күңелендә якты өметләр уяттылар... (+фото)
Мәдәният

Һәркемнең күңелендә якты өметләр уяттылар... (+фото)

Балалар күңелен күрә белгәнегез өчен мең рәхмәт сезгә, сәләтле райондашларыбыз! ?❤️

Балтач мәдәният үзәгендә «Яңа ел маҗарасы» дип исемләнгән концерт-тамашасы гөрләп узды ??? Спектакльне сәхнәдән күзләрен алмыйча, бер сулышта караган балалар тамаша ахырында Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләде, тәмле күчтәнәчләр белән сыйланды. Бәйрәм рухы аңкып торган зал тамашачылар белән тулы иде. Яңа ел бәйрәме концертының төп үзенчәлеге шунда иде: ул һәркемнең күңелендә якты өметләр уятты, илһамландырды, куандырды. Балалар күңелен күрә белгәнегез өчен мең рәхмәт сезгә, сәләтле райондашларыбыз! ?❤️

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


яңа ел бәйрәме Балтач мәдәният үзәге яңа ел маҗарасы

Нет комментариев