Яңгул авылында яшәүче Нәкыя Абдуллинага 90 яшь тулды.
Бәхетле картлыкта гомер итүче Нәкыя Абдуллинаны юбилее белән район һәм җирле җитәкчеләр котлады. Бәйрәмгә төп нигезгә балалар, онык-оныкчыклар да кайткан иде. Тормыш иптәше Миннеәхәт белән дүрт кызга гомер бүләк итеп бүгенге көндә 6 оныгы, 13 оныкчыгы өчен дә бик кадерле кеше булып яшәүче Нәкыя апа мул тормышларда яшәп, картлыгының кадер-хөрмәттә узуына бик канәгать. Кызганыч, бу көннәрне Миннеәхәтем генә күрә алмады, ди юбиляр.
Нәкыя апаның тормыш юлы, гыйбрәтле язмышы хакында "Хезмәт" газетасының алдагы саннарында язма дөнья күрәчәк.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев