Мәрхәмәтлелек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Зәкия Зариповага 90 яшь тулды (фото)
Чепья авылында гомер кичерүче Зәкия апа Зарипова 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп узды.
-
Мансур Хәсбиуллинга 95 яшь тулды(+фото)
Мансур Хисмәтулла улы Хәсбиуллин 1925 елның 15 сентябрендә Арча районының Югары Аты авылында туа. Бүгенге көндә Балтач бистәсендә яши.
-
Наилә Шәриповага 90 яшь тулды (+фоторепортаж)
Түбән Шубан авылында яшәүче Наилә Шәриповага 90 яшь тулды.
-
Рафисә апа беркайчан зарлана белми, һәрвакыт булганга канәгать (+фото)
Яңгул авылының мөхтәрәм кешесе Рафисә апа Гыйззәтуллина тумышы белән Ор авылыннан. Балачагы, үсмер еллары катлаулы чорга сугыш һәм аннан соңгы иң авыр елларга туры килгән. Мәктәптә ул 4 класска кадәр генә укып кала. Шуннан соң җиң сызганып колхоз эшенә керешә.
-
“Ярый әле үзегез исән калгансыз” (+фото)
Йөзеннән нур бөркелеп торган 90 яшьлек өлкәннәребез белән очрашкач, күңел сөенә. Балачагы, яшьлеге булмаган, күпме авырлыклар, михнәтләр күргән ак яулыклы Зөлфирә әбине күргәч тә ихластан шатландым. Аның матур киенүе, шат күңелле булуы, унсигездәгедәй йөгереп йөрүе таң калдырды мине. Нөнәгәр авылында гомер итүче, моннан 27 ел элек пар канаты – Солтанын югалткан Зөлфирә әби Нигъмәтҗанова белән озаклап сөйләшеп утырдык. Ахырдан, кызым, кочаклыйм әле сине, дип аркамнан сөюе, кулының җылылыгы әле дә булса рәхәтлеге белән искә төшә.
-
Дания Нуретдинова: “Яшьлегебез авыр булса да, картлыгыбыз муллыкта үтә” (+фото)
Ярты сәгатьлек очрашуыбыз вакытында юбилярның тормыш сукмаклары буйлап атлап, аның бүгенге көндә бәхетле әни, яраткан әби, бик тә юмарт карт әби булып яшәвенә сокландык.
-
"Яшьлегем авыр булса да, картлыгым муллыкта уза", ди юбиляр (+фото)
Балтачта яшәүче Дания Нуретдиновага 90 яшь тулды.
-
Зур китап язарлык гомер (+фото)
41 яшендә 5 кыз, 3 малай белән тол калган Зөлхәбирә апа Галиева тормышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә күтәрә, күңеле аша үткәрә.
-
Солтанын сагынып, бүгенгесенә шөкер итеп яшәүче – Зөлфирә әби(+фото)
90 яшен билгеләп үтүче юбилярлар янына барганда күңелдә туган хисләрне аңлатып булмый. Тормышның нинди генә ачысын күрмәгән дә, нинди генә сынаулар аша үтмәгән алар.
-
Хыяллар чынга аша
Белем иленә барырга санаулы көннәр калып бара. Шул уңайдан без дә Алинәбезнең хыялын чынга ашырдык.
-
“Киноҗәй”
Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең лекотекасында күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 5 бала өчен «Киноҗәй» дигән төркемле шөгыль үткәрелде.
-
Төп нигезнең кояшы
Норма авылында яшәүче Нәкыя Хаҗиевага 90 яшь тулды. Нәкыя Хаҗиева сокланырлык, гыйбрәт алырлык гомер юлы үткән шәхес.
-
Төп нигезнең кояшы (+фото)
Бүген Норма авылында яшәүче Нәкыя Хаҗиева үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады.
-
Тырышлык, сабырлык нәтиҗәсе
Норма авылында яшәүче Рәбига Фәйзрахмановага 24 июнь көнне 95 яшь тулды.
-
Тырышып-тырмашып яшәдек…
Нормабаш авылында яшәүче Әдибә апа Гыйльметдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен улы, килене, оныгы һәм аның гаиләсе, оныкчыкларның янәшәсендә каршы алды.