Мәрхәмәтлелек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Хәтернең иң нечкә кыллары - 2 (+фото)
1943 елныӊ июлендә безне – шушы өч кызны Балтачка, военкоматка чакыртып алдылар. Җыенырга аз гына вакыт бирделәр. Әни колхозда эшләгәч, ат җиктереп, өч кызны Шәмәрдәнгә алып киттеләр. Шәмәрдәннән кире Кукмарага җибәрделәр, анда комиссия тордык.
-
Рамлә Сөләймановага - 90 яшь (+фото)
Бүген мәгариф ветераны Рамлә Сөләйманова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Салавычның кендек әбисе (+фото)
Алабуга районының Гари исемле урыс авылында туган, фельдшер-акушерлар мәктәбен тәмамлаганнан соң юллама буенча безнең районга эшкә килгән һәм Салавыч авылында төпләнеп калган Анна - Нурания апа Кузнецовага 90 яшь тулды.
-
Ольга Лапшинага - 90 яшь (+фото)
Биктәш авылында гомер кичерүче Лапшина Ольга апага 90 яшь тулды.
-
Сүзләре өстен, йөзе ачык. Кемнең? (+фото)
Озын гомеремнең сере дә ихтирамлы, тәрбияле булуымда, ди Балтач бистәсендә яшәүче, күптән түгел 90 яшьлек юбилеен каршы алган Майшәрәп Галимулла кызы Вәлиева.
-
Әнкәң күзләренә бер бак әле...
Әниләрнең карашлары нурлы була һәм күзләреннән шатлык чаткылары сирпелә шулчакта, әгәр дә бала әнисенә карата рәхим-шәфкатьле булса, авырлыклар китермәсә, әни хакын хаклап яшәсә. Ана өчен бала алтмышта да бала.
-
Хәтернең иң нечкә кыллары (+фото)
Бу йорт миӊа бик якын. Ирем белән бергә салып 1959 елда шушында күчендек, шушы йорттан аны, тагын ике баламны бакыйлыкка озаттым. Сугышта катнашучы буларак салып биргән өем бер ишегалдында, бик җылы, бик якты, әмма монысы якын. Ул өй минем түрәләрнеке шикелле кунаклар каршы ала торган хан сарае.
-
24 яшендә Чутай авылыннан Комзаводка килен булып төшкән Мәүдүдә апага 90 яшь тулды.
Сез – Исламовлар династиясенең күз нуры, йөзек кашы.
-
Майшәрәп Вәлиевага - 90 яшь
Балтач бистәседә яшәүче Майшәрәп Галимулла кызы Вәлиевага 90 яшь тулды.
-
Бөек Ватан сугышы ветеранына – 95 яшь! (+фоторепортаж)
Түбән Кенә авылында яшәүче Тәскирә Гомәр кызы Галимуллинаны 95 яшь юбилее белән котларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты килде.
-
Мөнирә апа юбилеена төп нигезгә кайтты (+фото)
Яңгул авылында туып, биредә яшәгән, бүгенге көндә Теләчедә гомер итүче Мөнирә Вафинага 90 яшь тулды.
-
Кара икмәк яки йөрәктә калган еллар хакында (+фото)
Чутай авылында яшәүче Мөнәвәрә Галимҗанова 90 яшьлек юбилеен камил акыл, кызларга биргесез җитезлек белән каршы алды. Күзләр генә тимәсен берүк.
-
“Ярый әле “Хезмәт” бар!” яки ветераннан мастер-класс
- Ашарыма да бар, киемнәрем дә күп, әмма ялгызым. Ярый әле яраткан газетам “Хезмәт” бар. Ел саен беренчеләрдән булып язылам. Газета-журналларны бик күп алдырам. Көнем шулар белән юанып үтә, – дип сөйли Балтачта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Хәсбиуллин.
-
Юбилей хөрмәтенә ак шәлъяулык. Кемгә икән? (+фото)
Түнтәр авылында гомер итүче Хәдичә әби Муллагалиева олуг бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен каршылады.
-
90 яшьлеккә - ак шәлъяулык (+фото)
Түнтәр авылында гомер итүче Хәдичә әби Муллагалиева олуг бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен каршылады.