Балтачта бүген “Мелонома көне”  үтә (фото)
Сәламәтлек

Балтачта бүген “Мелонома көне” үтә (фото)

Дерматоскопия елына бер тапкыр үткәрелергә тиеш. Моның өчен дерматологка яки онкологка дерматосокопия үткәрү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Табиб- онколог  Ырысбаев А. А. һәм табиб-дерматовенеролог Ибраһимова А. Ф. фельдшер-акушерлык пунктларының медицина хезмәткәрләре өчен уза торган айлык конференциядә чыгыш ясадылар.

Хирург-онколог медицина хезмәткәрләренә диспансерлаштыруны оештыру үзенчәлекләре һәм халыкны аны үтүгә җәлеп итү ысуллары турында аңлатты. Яман шешләрне вакытында диагностикалауның мөһим икәнлеген аңлатты .

Дерматовенеролог белдерүенчә, иң киң таралган тире онкологиясе авырулары- ул мелонома (тире рагы ).

 Дерматоскопия елына бер тапкыр үткәрелергә тиеш. Моның өчен дерматологка яки онкологка дерматосокопия үткәрү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бүген - 23 майда Балтач үзәк район хастаханәсендә “Мелонома көне”  үткәрелә.

Дерматовенерологта дерматсокопия үткәрү өчен тикшерүләр узарга теләүчеләр 208 нче кабинетка  мөрәҗәгать итә ала.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев