Яңа елда бу эчемлек белән сак булыгыз!
Сәламәтлек

Яңа елда бу эчемлек белән сак булыгыз!

Экспертлар көчле махмыр китереп чыгаручы эчемлекне атаган.

Иң көчле махмыр яхшы кызыл шәраб эчкәннән соң була, дип белдерде шәраб химиясе өлкәсендә эксперт Эндрю Уотерхаус. Аның сүзләрен «The Conversation» басмасы китерә.

Уотерхаус аңлатканча, кызыл шәраб эчкәннән соң иртәнге якта көчле баш авырту, күңел болгану һәм үзеңне начар хис итү бу эчемлектә организмда алкогольнең таркалуына комачаулый торган кверцетин дип аталган матдәнең күп булуы белән бәйле.

Эксперт билгеләп үткәнчә, яхшы кызыл шәрабта күп күләмдә кверцетин бар, чөнки аны җитештергәндә, ак шәрабтан аермалы буларак, виноград тулысынча кулланыла, кабыгын һәм сөякләрен дә кертеп. Шул ук вакытта, Уотерхаус сүзләренчә, арзан кызыл шәрабта кверцетин күп түгел, чөнки виноградның арзанрак сортлары лапас астында үстерелә һәм, димәк, кояшта азрак була.

Резеда Галикәева

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


яңа ел бәйрәме

Нет комментариев