Коронавирус инфекциясеннән үлүнең тагын 2 яңа очрагы расланды
Сәламәтлек

Коронавирус инфекциясеннән үлүнең тагын 2 яңа очрагы расланды

16 октябрьгә барлыгы 96 үлем очрагы теркәлгән.

Казанда яшәүче 67 яшьлек хатын-кыз пневмония белән хастаханәгә китерелгән. Хәле хроник авырулар кискенләшүе фонында катлауланган. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Яр Чаллыда яшәүче 75 яшьлек ир-ат вируслы пневмония белән хастаханәгә китерелгән. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.

Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


коронавирус covid-19

Нет комментариев