Россия табиблары: Карабодай яман шештән саклый
Сәламәтлек

Россия табиблары: Карабодай яман шештән саклый

Россия табиблары карабодайның яман шеш куркынычын киметүен раслаган.

“Даими рәвештә карабодай ашау артык авырлыкны киметергә, шул ук вакытта онкология чирләреннән сакланырга булыша”, — дип белдергән табиб-диетолог Андрей Бобровский. Аның сүзләренчә, карабодайдагы клетчатка организмны чистарта.

Ярма эчәклектән югары калорияле, сыйфатсыз ризык кулланганнан соң җыелган таркалу матдәләрен чыгара. Алар юан эчәк рагына китерә ала. Яман шешнең бу төре дөньяда киң таралган.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


карабодай файдалые ризыклар

Нет комментариев