Тагын 6 ватандашыбыз коронавирус корбаны булган
Сәламәтлек

Тагын 6 ватандашыбыз коронавирус корбаны булган

Узган тәүлектә Татарстанда 6 кеше коронавирустан вафат булган.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең 6 очрагы расланган: 1937 һәм 1943 елда туган ике хатын-кыз, 1936, 1943, 1953 һәм 1962 елда туган дүрт ир-ат, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Республикада 6 нчы сентябрьгә, коронавирустан,  барлыгы 698 үлем очрагы теркәлгән.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


кеше үлгән коронавирус

Нет комментариев