Татарстанда 57 кеше коронавирус йоктырган
Сәламәтлек

Татарстанда 57 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә коронавируска 8,3 мең тест ясалган.

«Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 57 очрагы ачыкланды, республикада барлыгы 26 698 очрак булды», — дип хәбәр итте «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Авырулар белән элемтәдә булган яки авыруга шиге булган 5,3 мең кеше табиблар күзәтүендә. Узган тәүлектә коронавируска 8,3 мең тест ясалган.

Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жавронков әйткәнчә, узган тәүлектә республикада яшәүче 36 кеше коронавирустан терелеп беткән. 

Чыганак: ТИ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


коронавирус ковид-19

Нет комментариев