Татарстанда бүген тагын ике кеше коронавирустан үлгән
Сәламәтлек

Татарстанда бүген тагын ике кеше коронавирустан үлгән

Бүгенге көндә республикада Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 119 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1973 елда туган ир-ат хастаханәгә коронавирус инфекциясе белән китерелгән, аның хәле пневмониядән катлауланган булган. Хәле хроник авырулары кискенләшүе аркасында начарланган.

1963 елда туган хатын-кыз хастаханәгә пневмония диагнозы белән салына, аның хроник авырулары булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», - диелгән хәбәрдә.

Бүгенге көндә республикада Covid-19 инфекциясеннән119 үлем очрагы теркәлгән.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


кеше үлгән коронавирус ковид-19

Нет комментариев