Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 84 яңа очрагы расланган
Сәламәтлек

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 84 яңа очрагы расланган

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 84, Рәсәй буенча 10 598 яңа очрагы расланган.

Республика буенча 1 очрак читтән кертелгән, 83е аырулар белән элемтә нәтиҗәсе. 28 кеше хастаханәгә салынган, 56сы өйдә дәвалана, аларның хәлләре җиңел яки авыруны симптомсыз гына кичерәләр.

Яшь төркемнәре буенча, 30дан 50 яшькә кадәр - 25, 18-30 һәм 60-70 яшьлекләр - унбишәр, 50-60 - 12, 70-80 - 9, 80-90 яшьлек 5 кеше короновирус йоктырган.

Авыручылар Казанда - 51, Апас районында - 10, Яр Чаллыда - 8, Биектауда - 5, Түбән Камада - 4, Яшел Үзән һәм Лаешта икешәр, Зәй һәм Тукай районнарында берәр теркәлгән. Шөкер безнең районда табылмаган.

Барлыгы 15 майга Татарстанда 2064 COVID-19 очрагы теркәлгән, 1006 кеше савыгучылар  рәтендә, шуның 163е соңгы тәүлеккә туры килә.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


коронавирус

Нет комментариев