Заворотнюк бәләкәй кызын туйганчы сөйгән
Сәламәтлек

Заворотнюк бәләкәй кызын туйганчы сөйгән

Табиблар актрисага бер яшьлек Мила белән очрашырга ризалык биргән.

Баланы аның ире Петр Чернышев алып килә. Тәүге көнне үк кызчык әнисен таныган һәм кулларын сузган... Заворотнюк сабыен туйганчы сөйгән һәм аның белән уйнаган.
 
Анастасиянең хәле яхшыру турында хәбәр иткән идек инде. Аның авыртулары тынган, күз күрүе яхшырган. Ул палатада үзе йөри, сөйләшә, ишетә, дип хәбәр итә аларның гаилә дуслары.

Башындагы яман шешне операция белән алганнар иде, ул уңышлы узган. Әле актрисага махсус дәвалау билгеләнгән.

Автор: Резеда Галикәева

Фото: Кызыл таң

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Анастасия Заворотнюк

Нет комментариев