Алан егете - чемпион. Котлыйбыз! (+фото)
Казанда көрәш буенча "Татарстан яшьләре" газетасы призына 17-18 яшьлек егетләр арасында республика беренчелеге уздырылды.
"Татарстан яшьләре" газетасы призына 17-18 яшьлек егетләр арасында уздырылган республика беренчелегендә 85 кг авырлыкта Алан авылы егете Инсаф Хәйруллин Татарстан чемпионы исеменә лаек булды. Шунысы аеруча куанычлы, беренчелек өчен хәлиткеч көрәштә Инсаф спорт мастерына кандидат разряды булган егеттән өстен чыкты.
"Инсафны көрәш белән таныштыручы, әле дә аның янәшәсендәге тренеры Илшат Корбанов Алан балаларына 6 ел инде милли көрәш серләрен өйрәтә. Аның түгәрәгенә йөрүче егетләр безнең горурлык, авыл Сабантуйлары күрке, район, Татарстанның көрәш келәмнәрендә бик күп көндәшләреннән өстен чыгып, җиңү яулап кайтучы егетләр.
Чемпионны авылдашыбыз Таһир Хисаметдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин каршы алдылар. Егет хәзер Россия беренчелеге өчен ярышларга әзерләнәчәк. Анда уңышлы чыгыш ясаган очракта, көрәш буенча Дөнья беренчелегендә катнашу мөмкинлегенә ия булачак" дип яза alan_avily
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Комментарии
0
0
Инсаф молодец
0
0