Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алинә Заһитова бозда Татьяна Навканың яңа шоуында катнашачак

Яңа ел бәйрәмнәрендә Мәскәүдә «Йоклый торган чибәркәй. Ике Корольлек риваяте» шоу-мюзиклы тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Пхенчхан олимпиадасы җиңүчесе Алинә Заһитова Татьяна Навканың «Йоклый торган чибәркәй. Ике Корольлекнең риваяте» исемле яңа шоу-мюзиклында катнашачак.

Үзенең Instagram'ында Навка Заһитованың боздагы мюзиклда катнашуын «безнең өчен һәм фигуралы шууны яратучылар өчен суперяңалык» дип атады.

Спортчы проекты фигуралы шуу сәнгатен, музыканы һәм алдынгы сценография технологияләрен берләштерәчәк. Анда фигуралы шуу осталарыннан - Олимпия чемпионнары, дөнья һәм Европа чемпионнарыннан тыш, акробатлар – Гиннессның рекордлар китабы рекордсменнары һәм башка артистлар катнашачак. Музыкаль партияләрне илебез эстрадасы йолдызлары яңгыратачак.

Тамаша Мәскәү халкы һәм кунаклары игътибарына яңа ел каникуллары вакытында тәкъдим ителәчәк. Аның афишасы басылып чыкты.

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алинә Заһитова