Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исеменә лаек булды

"Россия горурлыгы" номинациясендә "Ел спортчысы" исемен хоккейчы Павел Дацюкка, "Ел тренеры" исеменә Станислав Черчесовка бирделәр.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Россия Спорт министрлыгы версиясе буенча, фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исеменә лаек булды. Бу турыда Спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

4 декабрьдә Мәскәүдә Милли спорт премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Россия Федерациясенең Спорт министрлыгы 2018 елгы Милли спорт премиясе лауреатларын  - 11 номинациядә 18 җиңүчене атады.

  • Спорт үсешенә керткән өлеше өчен "Россия төбәге" номинациясендә Татарстан Республикасы "Россиянең иң яхшы субъекты" исеменә лаек булды.

Алинә Заһитова "Россия горурлыгы" номинациясендә "Ел спортчысы" категориясендә җиңүче булган. Хоккейчы Павел Дацюк та "Ел спортчысы" исеменә лаек дип табылган. Шушы ук номинациядә "Ел тренеры" исемен Станислав Черчесовка биргәннәр.

  • 16 яшьлек фигуралы шуучы Алинә Заһитова 2018 елда Пхенчханда узган Олимпиадада алтын медаль яулады. Европа чемпионатында, Россия чемпионатында җиңде.

Фото: архив kremlin.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алинә Заһитова