Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач каратистлары Всестилевой каратэ буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты (+фото)

Балтач каратистлары ярышта уңышлы чыгыш ясады.

Күптән түгел Казан шәһәрендә Всестилевой каратэ буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Анда илебезнең 29төбәгеннән 700 спортчы катнашты.

Ярышларны ТР спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та тамаша кылды һәм спортчыларның әзерлегенә югары бәя бирде. 

Тулы контакт дисциплинасы буенча 10-11 яшьлек малайлар арасында 35 кг. га кадәр:
3 нче урын - Сафин Илдан (Балтач гимназиясе)

Тулы контакт дисциплинасы буенча 12-13 яшьлек кызлар арасында 50 кг. һәм аннан да югарырак:
3 нче урын - Ахунова Мәрьям (Норма урта мәктәбе)

Тулы контакт дисциплинасы буенча 14-15 яшьлек яшүсмерләр арасында 70 кг. га кадәр:
3 нче урын - Хәмидуллин Рәзил (Хәсәншәех мәктәбе)

Тулы контакт дисциплинасы буенча 12-13 яшьлек малайлар арасында 45 кг. га кадәр.
4 нче урын - Кәримов Салават (Норма мәктәбе)

Тренер Вәсилә Хәмит кызы Газизова хатын-кызлар арасында 35 һәм аннан да олыраклар арасында көч сынашып, үзе дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте! Ката-соло дисциплинасы буенча 1 нче урынны, ката-группа дисциплинасы буенча 2 нче урынны алды. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каратэ Вәсилә Газизова