Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач картингчылары Арчадан җиңү белән кайтты ( фото )

Әлеге чарага Арча, Балтач, Кукмара, Теләче районнарыннан барлыгы 52 спортчы җыелган иде.

2 октябрь көнне районыбыз картингчылары Арча районында үткән “Арча чакыруы” дигән ярышта катнашып кайттылар. Балтач данын яклап Балтач ДОСААФы һәм мәктәптән тыш эшләр бүлеге егет-кызлары чыгыш ясады.
Иртәнге сәгатьләрдән Арча җирлегенә барып җитеп, һәрбер спортчы үз картын тикшереп, карап чыкты. Тренировкалар вакытында трассаны өйрәнеп, көндәшләр белән ярышыр юллар билгеләнде һәм аннан соң стартка басылды. Көннең яңгырлы булуы да, юешләнеп бетүләре дә картингчылар өчен киртә була алмады, һәркем үз алдына җиңәргә дигән максат куйган иде. Шул максатларның нәтиҗәләре дә югары булды.
“Стриж” классында Данияр Гарифуллин (Балтач ДОСААФы) – беренче, “Хонда 200”дә (кызлар) Зәлинә Хәсәнова (Балтач ДОСААФы) – икенче, “Хонда 200”дә (егетләр) Карина Вәлиева – беренче, Инзил Габделбәров (икесе дә мәктәптән тыш эшләр бүлеге) – икенче, Данияр Гарифуллин (Балтач ДОСААФы) – өченче, “Хонда 270”тә (кызлар) Карина Вәлиева (мәктәптән тыш эшләр бүлеге) – беренче, Диләрә Гарифуллина (Балтач ДОСААФы) – икенче, “Хонда 270”тә (егетләр) Ислам Хәйруллин (Балтач ДОСААФы) – беренче, Әмир Бариев (мәктәптән тыш эшләр бүлеге) – өченче, “125”тә Азат Мөхәммәтҗанов (Балтач ДОСААФы) – беренче, Әмир Хәйруллин (Балтач ДОСААФы) – икенче урыннарга лаек булдылар. Һәрбер җиңүче диплом, медаль һәм истәлек бүләгенә лаек булды. Ә инде әлеге нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итүче тренер-инструктор Фәнис Хәйруллинга Рәхмәт хаты тапшырылды.

Зәлия Фәйзрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев