Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач балалары лагерь белән саубуллашты (+фото)

Һәр смена ачык һәм бай эчтәлекле узды, балалар бик күп уңай тәэсирләр алды.

Быел "Романтик" базасында  палаткалы лагерь эшләде. Дүрт смена дәвамында, 6 июльдән 5 августка кадәр, 150 бала ял итте. Балалар өчен 17 палаткадан торган шәһәрчек, душ кабиналары һәм биотуалетлар оештырылды. Биш тапкыр ашату Балтач мәктәбе һәм гимназиясе пешекчеләре тарафыннан башкарылды. Лагерь программасы балаларның яшь үзенчәлекләрен һәм смена профилен исәпкә алып төзелгән һәм үз эченә гражданлык-патриотик, экологик-туристик, спорт-сәламәтләндерү модульләрен алган. Сменалар дәвамында мәктәптән тыш эшләр үзәге педагоглары тарафыннан мастер-класслар, "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре тарафыннан спорт чаралары, үзәк китапханә хезмәткәрләре, ПДН һәм КДН хезмәткәрләре белән әңгәмәләр үткәрелде, квест-уеннарны социаль яклау хезмәткәрләре үткәрде. Һәр смена ачык һәм бай эчтәлекле узды, балалар бик күп уңай тәэсирләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев